Хәбәр иткәнчә, мөселманнар быел Корбан гаетен 21 августта билгеләп үтә. Бәйрәм намазыннан соң өч көн дәвамында, ягъни 21, 22, 23 август көннәрендә корбан чалырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Казан шәһәре мәчетләрендә корбанлыкларга гаризалар кабул итү дәвам итә.
Сезнең игътибарыгызга мәчетләрнең телефон номерларын һәм адресларын тәкъдим итәбез.
№ п/п | Бина / мәчет исеме | Адрес, телефон |
1 | «Казан нуры» | Фатыйх Әмирхан урамы, 3 523-16-55 |
2 | «Салихҗан» | Бестужев урамы, 66а 513-66-50 |
3 | “әл-Мәрҗани” | Каюм Насыйри урамы, 17 293-36-86, +79372841902 |
4 | “Гадел” | Оренбург тракты, 193 269-50-37 |
5 | “Ризван” | Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а 224-38-47 |
6 | “Апанай” | Каюм Насыйри урамы, 27 293-42-92 |
7 | “Тынычлык” | Мелитопольская урамы, 15 (Тынычлык) +79272495667, +79047678161 |
8 | “Әҗем” | Фәткуллин урамы, 15 |
9 | Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс | Бертуган Петряевлар урамы |
10 | "Ярдәм" | Серов урамы, 4а 223-03-59, 223-03-66, +79047609950 |
11 | "Рамазан" | Окольная урамы, 25б 260-03-13 |
12 | "Мәүлид" | Селянская урамы, 23 (Залесный) |
13 | "Җомга" | Ильич урамы, 4 |
14 | "Котдус" | Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер) +79178591804 |
15 | "Иман нуры" | Дорожная урамы, 32а (Нагорный) |
16 | "Дин-Ислам" | Чишмәле урамы, 17а 262-30-88 |
17 | "Билал" | Иркен урамы, 29 (Вознесенское) |
Чистай шәһәрендә корбан чалу урыннары ике мәйданчыкта узачак: Ислам үзәге янында (Нариман урамы, 74), "Әнәс" мәчете янында (Мичурин урамы, 10б).
Түбән Камада корбан чалу Үзәк мәчет (Химиклар проспекты, 59) янындагы махсус урында узачак.
Чаллыда яшәүчеләр Сидоровка бистәсенә килеп (Магистральная урамы) махсус комплекста корбан чала алачаклар.
Әлмәттә дә корбан чалу махсус урында оештырыла.