2018 елның 15 августында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “2018 елда Татарстан Республикасында Корбан бәйрәмен уздыру турында” матбугат очрашуы оештырылачак. Журналистлар сорауларына Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин җавап бирәчәк.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә быелгы бәйрәмнең үзенчәлекләре, Корбан бәйрәмен уздыру һәм корбан чалу тәртипләре һәм башкалар турында сөйләнәчәк.
Пресс-конференция сәг.13.00-дә башлана.
Аккредитация өчен телефон: 8-904-768-75-84 (Альбина Фатхуллина).