Татарстан мөфтие Мәккәдә эшлекле очрашулар үткәрде

19 август 2018 ел 12:03
Татарстан мөфтие Мәккәдә эшлекле очрашулар үткәрде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ике Изге урынны саклаучы – Король Сәлман кунаклары өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә хаҗ сәфәре кысаларында Мәккәдә эшлекле очрашулар үткәрде. Мисал өчен, Бахрейнның массакүләм мәгълүмат буенча дәүләт департаментында интернет челтәре бүлеген җитәкчесе Мөхәммәд әл-Басри белән Камил хәзрәт Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең берничә медиа проектларын тормышка ашыру хакында фикерләште. Әлеге өлкәдә төп казаныш булып “Хозур ТВ” мөселман телеканалы тора, ул Татарстан Республикасында һәм Башкортстанда кабель телевидениесе форматында тапшыруларын җиткерә. Моннан тыш, мөфтият каршында массакүләм мәгълүмат чаралары да эшли: “Ислам тудей” федераль порталы, “Азан” радиосы, татар һәм рус телләрендә басма матбугат чаралары. Аларның эшчәнлеген һәм матди, һәм идеологик яктан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тәэмин итә. “Ислам тудей” порталына көн саен 65 меңнән артык укучы керә.

Мәккәдә тагын бер очрашу “Джабаль ан-Нур” җирле мәчете имам-хатыйбы Йосыф әл-Бахус белән узды. Профессор, Уммуль Кура университетындагы Коръән һәм Сөннәт факультетының элекке җитәкчесе ай башында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты чыгарган Коръәнннең соңгы басмасын югары бәяләде. Коръәннең әлеге басмасы Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә һәм Коръән хафизлар, Коръән фәне белгечләреннән торган махсус оештырылган фәнни комиссия әгъзалары катнашында әзерләнде. Комиссия составына Мисыр галиме, шәригать фәннәре белгече шәех Хәсән Һәдия һәм күренекле Төркия галиме Таяр Алтынкулач кебек белгечләр керде. Коръән җүзләрнең  хизбларга бүленүе белән үзенчәлекле. Шунысы әһәмиятле: Нәзарәт бастырып чыгарган Кәлам Шәриф китабы халыкара стандартларга туры килүе турында Сүриянең вакыфлар министрлыгы Шәһадәтнамәсенә ия. Китаптагы тамгалар саны да Госман хәлифә тарафыннан кабул ителгән стандартка туры килә (Расм Әл-Госмания). Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Коръән китабынының бизәлешен ясаганда үз вакытында Галимҗан Баруди нәшер иткән Коръән китабына таянылды.

Билгеле булганча, дөньяда беренче Коръән китабы Казанда нәшер ителгән. Диния Нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү һәм тәфсирләр әзерләү буенча эшчәнлеге татар халкының Коръәнне бастыру традицияләрен дәвам итә. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән булдырылган Коръән өйрәнү бүлеге үзенә күрә бер зур казаныш булып тора. Әлеге структураның иң олы хезмәте – 2016 елда Коръәннең “Кәлам Шәриф” яңа басмасын бастырып чыгару. 2017 елда исә әлеге басма Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә. Шуның белән беррәттән ел буе Нәзарәт белгечләре тарафыннан Коръәнне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эшләре алып барыла. Республикада Коръән уку бәйгеләре дә әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Конкурс Диния Нәзарәтенә талантлы Коръән-хафизларны барларга һәм Изге Коръәнне уку традициясен үстерергә ярдәм итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы