Бүген меңләгән дин кардәшләребез иртә таңнан тәкбирләр әйтеп, чиста, пакь, яңа киемнәрен киеп, республикабыз мәчетләренә гает намазына барды. Корбан гаете иң мөбарәк көннәрнең берсе.
Корбан гаете көнне иртәнге намазда ук мәчетләр бәйрәм шатлыгын бүлешергә җыелган кардәшләребез белән тулы булды. Һәркемнең йөзендә – бәйрәм хисе, ихластан куану. Мөселманнар хәерле сәгатьтә сөенечле Корбан гаете көннәрен каршы ала. 21, 22, 23 август көннәрендә корбаннар чалып, якыннарыңны һәм мохтаҗларны корбан ите, бәйрәм күчтәнәчләре белән сөендерергә кардәшләребез өчен бар мөмкинлекләр бар.
Корбан гаете уңаеннан иң төп бәйрәм чарасы елдагыча Татарстан башкаласының тарихи үзәгендә – Галиев мәчетендә алып барылды. Әлеге мәчет, дини комплекс, мәдрәсә, билгеле булганча, татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, танылган педагог, мөдәррис Галимҗан Барудиның эшләве һәм җитәкчелек итүе белән истәлекле.
Бәйрәмебезне хөрмәтләп, быелгы гает намазы да мөхтәрәм кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, ил җитәкчеләре, күренекле милли зыялылар, дин эшлеклеләре, Коръән-хафизлар катнашында узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәм намазын һәм гает хөтбәсен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин алып барды.
Хәзрәт иң әүвәл Аллаһы Тәгаләгә чиксез мактауларыбызның һәм шөкраналарыбызның ирешүен теләде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм, аның хөрмәтле гаиләсе, барлык сәхабәләр, Аллаһының рәхмәтендә булып, күңел түрләребездән чыккан бәйрәм сәламнәребез ирешсә иде дигән теләктә бу көннең – Корбан гаетенең фазыйләтләре турында әйтелде. “Төрле илләрдә яшәүче ничәмә-ничә миллион мөселманнар кебек, без дә бүген изге Корбан гаетенә шатланып, тәһарәт-госелләр алып, пакь киемнәр киеп, тәкбирләр әйтеп, Аллаһы йортына җыелдык, – дип, Рөстәм хәзрәт Кәлам Шәрифтән аять китерде: “Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал” ("Кәүсәр" сүрәсе, 2 нче аять). Ел саен корбан чалу – Аллаһы биргән нигъмәтләргә шөкер кылып, тәква булып Аның рәхмәтенә якынаю өчен бер мөмкинлек. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Корбанга чалынган хайваннарның ни ите, ни каны Аллаһыга түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең бары тәкъвалыгыбыз гына ирешә».
Рөстәм хәзрәт шулай ук мөнбәрдән Аллаһы Тәгаләнең сынавы, сабырлык, тәрбия мәсьәләләре һәм динебез кыйммәтләре турында сөйләде. Аллаһы Тәгаләнең иң зур сынавы пәйгамбәрләргә, әүлияларга булганын һәм шуларның олысы Ибраһим галәйһиссәламгә туры килүен һәм корбан чалу йоласы безгә Ибраһим белән Исмәгыйльдән килүен хәбәр итүче кыйсса белән таныштырды. “Ибраһим галәйһиссәлам тарихы барыбызны да Аллаһы Тәгалә юлында малыбызны, вакытыбызны, көчебезне фида кылырга өйрәтә, – диде Рөстәм хәзрәт. – Бу – барыбыз өчен дә үрнәк, нәсыйхәт һәм һәрбер мөселман кешесе өчен зур дәрес”.
Рөстәм хәзрәт Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам хәдисләре белән Раббыбыз кушканча яшәргә, гыйбадәтләрне үтәргә, мәрхәмәтле булырга чакырды.
Үзенең вәгазе барышында хәзрәт шулай ук Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлаулары белән таныштырды.
– Корбан бәйрәме яхшылыкка һәм гаделлеккә, рәхимлелеккә һәм тәүфыйклылыкка, әйләнә-тирәдәгеләргә сакчыл һәм кешелекле мөнәсәбәттә булырга чакыра, – диелә дәүләт башлыгы котлавында. – Әлеге югары гуманистик идеаллар кешене мораль-әхлакый яктан тәрбияләүдә ныклы фундамент булып торалар. Бүгенге көндә исламның асыл кыйммәтләре Россия мөселман өммәтенең рухи тормышында нигез булуын дәвам иттерүе бик мөһим. Төрле халык вәкилләре арасында дуслык традицияләренә, безнең илдә тирән тарихи тамырларга ия диннәр һәм мәдәниятләргә иярергә, кешеләрне берләштерергә ярдәм итәләр. Бәхет, иминлек һәм муллык сезгә!
– Барлык татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән тәбриклим! – диелә Татарстан Президентының мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә юлланган котлау телеграммасында. – Әлеге бәйрәмнең борынгы традицияләре дин тотучыларда зур мәрхәмәтлелек, кызгану һәм шәфкатьлелек хисләре уята. Күп гасырлар дәвамында әлеге зирәк, һәр заман өчен актуаль һәм ныклы гомумкешелек кыйммәтләре мөселман өммәтен һәм безнең бабаларыбызны берләштергәннәр. Алар һәрвакытта да һәрберебез өчен тормыш юлыбызда рухи маяк булып калсалар иде.
Исламда Аллаһы Тәгаләгә якынаю, аның ризалыгына ирешү юлларының берсе корбан чалу булса, икенчесе – хаҗ гыйбадәте. Быел Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның кунагы Программасы кысаларында хаҗ кыла. Камил хәзрәт кыран хаҗы кыла. Ул гомрәне дә, хаҗны да бер ихрамда кылу дигән сүз: башта гомрә, ә аннан соң ихрамнан чыкмыйча гына хаҗ кыла.
Мөселманнар, тәкбир әйтеп, кояш чыгып ярты сәгать узгач гает намазы укыды, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкбир әйткәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты. Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18500 сумны тәшкил итә. Казанда корбан чалу өчен 18 махсус мәйданчык эшли. Махсус урыннар шулай ук Чистайда – Ислам үзәге янында һәм “Әнәс” мәчетендә, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә бар. Корбан бәйрәме чараларын үткәрү өчен иллегә якын волонтер җәлеп ителгән.
Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның 15 колониясенә корбан итләре җибәрәчәк. Әлеге уңайдан барлыгы 174 сарык чалу ниятләнә. Ит күләме төрмәдә җәза үтүчеләрнең санына бәйле: уртача алганда бер колониягә 15-20 сарык туры килә. Корбан итләреннән төрмәдә утыручы кардәшләребез генә түгел, барлык тоткыннар да авыз итәчәк. Моннан тыш, 21 август – Корбан гаете көнне тоткыннарга бәйрәм чәенә җиләк-җимеш, яшелчәләр, хөрмә, өрек, тәм-томнар тапшырылачак.
Корбан итләре белән шулай ук Татарстан мәдрәсәләрендә укучы шәкертләр дә авыз итәчәк.
Корбанлыкларга гаризаларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды да кабул итә. Теләгән һәркемгә фондтан сарыклар алырга, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин. “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыклар тәкъдим итүдән алып мохтаҗларга өләшүгә кадәр. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Сарыкларның бәясе – 7000 сум. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22.
Корбанлыкка кәҗә, сарык һәм сыер ярый. Сарык һәм кәҗә – һәрберсе – бер кешегә генә чалына һәм алар ким дигәндә 1 яшьлек булырга тиеш. Сыер, күп дигәндә, 7 кеше исеменнән чалынырга тиеш. 7 кешенең һәрберсенең нияте корбан чалудан булуы шарт. Әгәр араларыннан берсе итне сату нияте белән кушылса, берсенең дә корбаны кабул булмас. Корбан ите 3 өлешкә бүленә: бер өлеше фәкыйрьләргә, икенче өлеше − кунакларны сыйларга яисә туганнарга, якыннарга таратыла һәм өченче өлеше өйдә калдырыла. Әгәр корбан чала торган кеше үзе мохтаҗ булса, үз гаиләсенә генә тоту рөхсәт ителә.
Бүген “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Галиев мәчетендә үткәрелгән төп бәйрәм тантанасыннан турыдан-туры эфир алып барды.