Чаллыда Корбан бәйрәменең беренче көнендә 2000 сарык чалынды

21 август 2018 ел 20:56
Чаллыда Корбан бәйрәменең беренче көнендә 2000 сарык чалынды

Яр Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете зурлап үткәрелде. Намазга килгән халык мәчеткә сыеп бетмәү аркасында бер өлешенә намазны урамда укырга туры килде. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин гает намазын “Нур-Ихлас” мәчетендә укытты. Бәйрәм намазыннан соң “Ихлас” һәм “Чишмә” мәчетләрендә килгән халык пылау белән сыйланды, ә “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен зур бәйрәм оештырылды.

Гает намазына кадәр Үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгына ике меңнән артык сарык кертелде. Гает намазы тәмамлану белән, иртәнге сәгать алтыдан башлап, мәйданчыкта корбан чалу башланды. Бу эш өч көн дәвамында барачак. Мохтаҗлар өчен корбан ите җыю оештырылган. Шулай ук “Ихсан” фонды тарафыннан “Курбан Байрам в каждый дом” дип аталган акция уздырыла. Аның барышында һәр теләгән кеше корбаннарын “Ихсан” фонды ярдәмендә чала хәм мохтаҗларга тарата ала. Корбан чалучылар су, элеп тунау урыннары белән тәэмин ителгән, ветеринария контроле, ГИБДД, полиция посты эшли, мал калдыклары җыеп барыла, намаз бүлмәсе җиһазланган. Мал чалу һәм тунау хезмәте күрсәтелә.

Рәсемнәрдә: “Нур-Ихлас”, “Утыз Имәни” һәм “Рамазан” мәчетләрендә бәйрәм вәгазен тыңлау, мөхтәсибәттә балалар өчен уздырылган бәйрәмнән һәм корбан чалу мәйданчыгыннан күренешләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы