Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны Короле, Ике Изге урынны саклаучы Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның тантаналы төшке ашында катнашты. Билгеле булганча, Камил хәзрәт Корольнең чакыруы буенча хаҗ кыла. Король белән бергә кунакларны аның нәселен дәвам итүче принц Мөхәммәд ибн Сәлман да каршылады. Хаҗ тәмамланганнан соң ел саен уздырыла торган очрашуга монархлар хаҗилар арасыннан аеруча мөһим кунакларны чакырдылар: алар арасында ил җитәкчеләре, мөфтиләр, дәүләт илчеләре, министрлар. Рәсми кабул итү Коръән уку белән башланып китте һәм ике сәгатькә якын дәвам итте. Ике изге урынны саклаучы, Король мәртәбәле кунакларны сәламләде, аның чакыруын кабул иткәнгә һәм Согуд Гарәбстанына сәфәр кылганнары өчен рәхмәтен белдерде һәм аларның хаҗлары Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде. Очрашуда шулай ук Согуд Гарәбстанының хаҗ министры Солих Бунтан да катнашкан. Ул, үз чиратында, Корольнең кунаклары илдә сәфәрдә булган чакта канәгать калуларына өметен белдерде. Очрашуның рәсми өлеше кул бирешеп сәламләшү белән төгәлләнде, һәм кунакларны тантаналы төшке ашка чакырдылар.
Исегезгә төшерәбез, бу Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Король Сәлман белән беренче генә очрашуы түгел. 2017 елда Россиягә рәсми сәфәре вакытында Сәлманның һәм Россия мөселман лидерларының әңгәмәсе узды, алар арасында Камил хәзрәт тә бар иде.