Бүген Казанда балалар Корбан бәйрәме узды. Ул үзенә йөздән артык кешене җыйды, алар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, үсешендә үзенчәлекле балалар бар. Сабыйларның күңелен күреп Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды үзенең тәрбиясендә булганнарга иҗади мастер-класслар, сабын куыгыннан шоу, аниматорлардан конкурслар, концерт номерлары оештырды. Интеллектуаль, иҗади, мавыктыргыч чаралар да читтә калмады: балалар Коръән тыңлады, ислам темасына викториналарда катнаштылар, Корбан бәйрәменең мәгънәсе турында балалар вәгазе тыңладылар. Балаларны бигрәк тә тәм-томнар, күчтәнәчләр, бүләкләр сөендерде.
Казанда балалар Корбан бәйрәме узды
23 август 2018 ел 17:21
Соңгы яңалыклар
Әлмәтнең яңартылган Җәмигъ мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды
16 июнь 2024 ел 06:28
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
16 июнь 2024 ел 03:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы