Татарстан хаҗилары каршында Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин чыгыш ясады

24 август 2018 ел 16:57
Татарстан хаҗилары каршында Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин чыгыш ясады

Татарстан хаҗилары төп гыйбадәтләрен башкарып, кунакханәләренә кайтты. Мина чатырларында яшәү, Гарәфәдә тору, Мөздалифәдә төн куну, Җәмарәттә шайтанга таш атулар артта калды. Хаҗилар затлы кунакханәләренә кайткач, дөньяга башка күзлектән карады, мондагы уңайлыкларның кадеренә төшенде. Бүген, 24 августта, милләттәшләребезнең күбесе Әл-Хәрам мәчетенә Җомга намазына барды, кайберләре исә күршедәге мәчетләргә керделәр. Хәер, Мәккәдә гыйбадәт йортлары адым саен.

Язганыбызча, Татарстан хаҗиларыннан торган төркемнәрне җитәкләүче хәзрәтләр хаҗ эшләре, көнкүреш координация белән генә шөгыльләнеп калмый, ә милләттәш мосафирларны укыта да. Хаҗилар кунакханәләргә кайту белән уку-укытулар дәвам итте. Дәресләр икенде намазыннан соң көндезге дүрткә каралган. Бүген хаҗилар каршында Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин чыгыш ясады. Ул Коръән тәфсирен сөйләде. "Гыйлем эстәү – ул үзе бер гыйбадәт", – диде Рамил хәзрәт. 

Шунысы кызык, хаҗилар арасында Рамил хәзрәтне Буада укыткан мөгаллиме Дамир хәзрәт Таҗетдинов та бар иде. Укучы укытучысын да уздырса шуннан да хәерлесе юк диләр. Бу нәкъ шундый очрак иде. Мәккәдә укытучы кеше үз укучысын укучы буларак тыңлады бу көнне.

Данил Сәфәров, Арслан Ганеев

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы