Кукмара хаҗилары Мәккәдә үз көче белән корбан ашы үткәрделәр. Төркем җитәкчесе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җитәкчелегендә узган чарада “ДУМ РТ хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, шулай ук башка төркем җитәкчеләре, табиблар катнашты. Йөз кешегә әзерләнгән табын Коръән укылып, дога кылып башланды, тәкбирләр әйтелде, зәмзәм суы эчелде. Аннары табында булган ризыклардан авыз ителде, корбан итен пешереп бәрәңге шулпасы бирелде. Ранис хәзрәт хаҗ буенча үзенең фикерләрен, теләкләрен әйтте. Шулай ук Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмарадан килгән хаҗи, хаҗияләр чыгыш ясады. Кукмара мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Рузилә абыстай Мәҗитова үзенең киңәш-нәсыйхәтләрен һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, җитәкчелеккә, Ранис хәзрәт Вахитовка, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Күкшел авылы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт тә шундый ук сүзләр белән чыгыш ясады. Мәҗлес дога кылу белән төгәлләнде.
Хаҗилар кунакханәдә корбан ашы оештырды
27 август 2018 ел 17:26
Соңгы яңалыклар
2021 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 300гә якын иске китап белән тулыланды
10 гыйнвар 2022 ел 11:12
Казанда «1100-еллык» кысаларында Коръәннең кулъязма мүсхәфе тантаналы рәвештә языла башлаячак
06 гыйнвар 2022 ел 17:51
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты татар дин галимнәренең сирәк хезмәтләрен нәшер итәчәк
06 гыйнвар 2022 ел 17:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы