Төзәтү колонияләрендә рухи әңгәмәләр уза

28 август 2018 ел 12:46
Төзәтү колонияләрендә рухи әңгәмәләр уза

Шушы атнада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгечләре Татарстанның төзәтү колонияләрендә җәза үтүчеләр белән рухи әңгәмәләр үткәрә. Мисал өчен, бүген шундый очрашу 19 нчы төзәтү колониясендә көтелә: Нәзарәт белгечләре тоткыннар алдында вәгазь белән чыгыш ясаячак. Тоткыннар арасында дин нигезләрен төзәтү учреждениеләренә үти башлауларын һәм дини кануннар буенча яшәү аларга рухи терәк буларак хезмәт итүне истә тотып, вәгазь “Изге гамәлләр эшләү юлында сабырлык күрсәтү” темасына багышланачак. Рухи әңгәмәләр шулай ук бу атнада 18 нче колониядә һәм 2 нче СИЗОда үтәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Узган елны төрмәләргә “Хозур” нәшрияты тарафыннан утыздан артык исемдәге китап һәм дисклар тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы