Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты XX йөз башында нәшер ителгән “Русча-татарча мөкәммәл лөгат” сүзлегенең репринт басмасын нәшер итте. Сүзлек ике тапкыр бастырылган була: әүвәл 1912 елда Ә.Хәсәнов нәшриятында”; ә 1920 елда төзәтелгән һәм тулыландырылган хезмәт “Гасыр” нәшрият ширкәтендә чыга. Лөгатне төзүчеләр – язучы, тәрҗемәче һәм журналист Солтан Рахманколый һәм тәнкыйтьче, тәрҗемәче Габдрахман Кәрам. Сүзлек XIX-XX йөз татар теленең үзенчәлекләрен чагылдыра, бу вакытта телебездә рус һәм Европа алынмалары бик аз кулланылган. Мисал өчен: брошюра – кечүк китап, афиша – игъланнамә, манекен – кием калыбы. Сүзлекнең татар тексты гарәп имлясендә бирелә. Әлеге басма иң тулы басма русча-татарча сүзлекләрдән санала һәм аңа 35 мең сүзнең тәрҗемәсе кертелгән. Китап бүгенге көндә татар теленең сүзлек составын искергән һәм кулланылыштан төшеп калган сүзләр хисабына баетуда, шулай ук тел тарихын өйрәнүдә әһәмиятле булып тора.
“Русча-татарча мөкәммәл лөгат”тә гарәп графикасы кулланыла, кайбер мәкаләләрдә татар сүзләренең тулы синонимик рәте китерелә. Әлеге хезмәт лексикографик кыйммәткә ия булудан тыш, татар һәм рус халыкларының тормышлары, яшәешләре турында да тулы күзаллау тудырырга ярдәм итә. Анда татар лексикографиясенең иң яхшы традицияләре салынган. Әлеге хезмәт студентларга, тарихчыларга, татар һәм рус телләренең сүзлек байлыгын өйрәнүчеләргә, гомумән, киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Китап шулай ук darul-kutub.com электрон китапханәсенә дә куелган.
Әлеге китап буенча тулы мәгълүматны +7 (843) 598-09-42 телефонына шалтыратып алырга мөмкин.
Тулы рус-татар сүзлеге Диния Нәзарәтенең татар телен саклау һәм өйрәнү, татар рухи мирасны торгызу эшчәнлеге кысаларында бастырылды. Әлеге юнәлештә, вәгазьләрдән һәм рәсми чыгышлардан тыш, иң җитди һәм эре проект булып “Без – татарлар” дип исемләнгән мәчет каршындагы татар телен өйрәтү курслары тора.