Ике яшьлек Амелия Шаһиеваны дәвалауга 55 мең сумга якын акча җыелды

29 август 2018 ел 10:18
Ике яшьлек Амелия Шаһиеваны дәвалауга 55 мең сумга якын акча җыелды

Амелия Шаһиева – тернәкләнү курсыннан бер адымда гына:  ике яшьлек кызны дәвалауга барлыгы 54 мең 164 сум акча җыелды. Бу исә кирәкле суммага кадәр аз гына җыясы калды дигән сүз. Искәртеп үтик: бер тернәкләнү курсының бәясе – 60 000 сум. 

Амелия тумыштан эпилепсиядән һәм мускул гипотониясеннән интегә. Сабый башын авыр тота, йөри һәм сөйләшә алмый. Тернәкләнү курсларын түләү кызның гаиләсенә җиңел генә бирелмәсә дә, ел дәвамында Амелия берничә тернәкләнү курсы узарга өлгергән һәм берникадәр уңышка да ирешкән. Дәвалау нәтиҗәсендә ул әйләнергә, башын яхшырак тотарга һәм яңа авазлар әйтергә өйрәнгән. Аның мускуллар тонусы да яхшырган.

Аяусыз авыруы белән көрәшүенә карамастан, Амелия – тормышны яратучан, елмаючан, һәм бик назлы бала. Табиблар аның аякка басарга бөтен шанслары да бар дип ышандыра. Ләкин моның өчен кыйммәтле дәвалануны дәвам итәргә  һәм тернәкләнү курсларын даими узып торырга кирәк. Амелияне инде «Беренче адымнар» медицина үзәгендә көтәләр.

Мөхтәрәм дин кардәшлребез! Без сезнең ярдәм белән Амелияне дәвалауга кирәкле сумма җыелыр һәм ул үзенең якыннарын уңышлары белән тагын да сөендерер дип ышанабыз! Әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм Амелиягә авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына (50 сум) ЗЯКАТ сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына җибәрергә була. (Әлмәтов И.М. картасы). Кылган игелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә Сезне үз рәхмәтеннән аермасын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы