Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Татарстаныбыз елдан-ел икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәләрдә үсә бара. Әлеге казанышлар – күпмилләтле тырыш халкыбызның һәм хөрмәтле җитәкчеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.
Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан, һәркемгә үзен рухи яктан ныгыту, милли һәм дини гореф-гадәтләрен саклап аларны балаларыбызга җиткерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Киләчәктә дә шушы күркәм традицияләрне дәвам итеп, туган җиребез бөтен дөньяга үрнәк булсын!
Раббыбыз Татарстанда яшәүче һәр гаиләгә бәхет, бәрәкәт бирсен, Ватаныбызга тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә язсын. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп әйләсен.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин