«Мәдәният бизәкләре»: мөфтият экспозициясен ТР Президенты карады

30 август 2018 ел 16:03
«Мәдәният бизәкләре»: мөфтият экспозициясен ТР Президенты карады

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мәдәниятләр бизәкләре» V Республикакүләм этноконфессиональ фестивалендә булды. Биредә республикабызның дини оешмалары һәм милли иҗтимагый берләшмә вәкилләре әзерләгән чатырлар тәкъдим ителде. Фестиваль кысаларында үз экспозициясе белән шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дә катнашты. Мөфтият экспозициясенең концепциясе «Дин – мәдәният өлеше» темасын ачып салды һәм берничә өлештән торды: Татарстанда татар милли һәм ислам нәшрияты һәм вакытлы матбугаты, шулай ук татар милли һөнәрчелек сәнгате үсеше, шәмаилләр ясау һәм тегү, күн мозаикасы буенча мастер-класслар. Шулай итеп, катнашучыларга экспозиция бүгенге көндәге Татарстанда торгызылучы традицион татар һөнәрчелеген, татарлар арасында таралган мөселман декоратив сәнгате – шәмаилләрне һәм мөселман нәшрияты эшчәнлегенең үсеш дәрәҗәсен күрсәтте.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте күргәзмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Ул экспозиция белән танышты һәм аны оештыручылар белән аралашты. Шулай ук мөфтият күргәзмәсендә мактаулы кунаклар арасында Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм башка рәсми затлар бар иде.
ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы