Мөфти җомга вәгазен белем алуга багышлады

31 август 2018 ел 14:36
Мөфти җомга вәгазен белем алуга багышлады

Бүген Галиев мәчетендә җомга намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.

Үзенең вәгазен Белем көненә багышлап, ул гыйлем алу турында сүз алып барды.  Дин кардәшләргә мөрәҗәгать итеп, ул һәр мөселманның бишектән алып ләхеткәчә кадәр гыйлем алу бурычы барлыгын әйтте. Ул галимнәргә һәм дөрес чыганакларга гына ышанырга кирәк дип искәртте, Интернет челтәрендә дин турында белем алудан һәм  гыйлемсез кешеләрдән, хәдисләрне һәм Сөннәтне инкарь итүчеләрдән сакланырга чакырды: "Хәдисләрдән башка Изге Коръәнне аңлап булмый". 

Камил хәзрәт халыкны сөекле Пәйгамбәребез ﷺ Сөннәтенә ияреп яшәргә өндәде: «Безнең Аллаһ Рәсүлебез ﷺ - ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес. Аның Сөннәте безнең белән яши һәм җәннәткә иң кыска юл булып тора".  Татарстан мөселманнары башлыгы шулай ук Коръәнне күбрәк уку турында сөйләде, елына аны өч тапкыр укып чыгарга киңәш итте.

Җомга вәгазьләрен бүген Татарстанның башка мәчетләрендә дә Белем көненә багышладылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы