Хаҗилар Татарстанга аяк басты

31 август 2018 ел 16:24
Хаҗилар Татарстанга аяк басты

Бүген җомга намазыннан соң үз туган җирләренә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме аяк басты. Барлыгы 80 кеше – “Эконом-авиа” программасы буенча изге җирләрдә хаҗ гыйбадәтләрен үтәп кайткан хаҗиларны каршы алырга ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “ДУМ РТ Хаҗ” операторы вәкилләре килде. Изге җирләрдә йөреп кайтучылар белән журналистлар да очрашып, хәлләрен белеште.

Бүген шулай ук иң зур хаҗилар төркеме – барлыгы 247 кешедән торган икенче төркем 17.00 сәгатьтә Казан аэропортына кайтып төшәчәк.

– Хаҗның үзенең йөкләмәләре бар: кеше изге җирләрдә булганда билгеле бер тыюларны үтәргә тиеш. Шул тыюларны үтәп кайткан кеше Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында яңа туган сабый кебек гөнаһсыз булып саналачак, – дип сөйләде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. – Хаҗ – җаваплы гамәл. Соңгы сулышыңа кадәр хаҗилыкны саклау – иң авыры.

“ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы вәкиле Айдар Бикмөхәммәтов, журналистларның сорауларына җавап биреп, быел Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылуын ассызыклап узды. Алар барысы да Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторын сайлаган. Ел дәвамында хаҗ уңышлы узсын өчен барысын да күз уңында тотты: сумкалардан алып табибларга кадәр. “ДУМ РТ Хаҗ” туроператоры һәрбер хаҗига яшел-саргылт төстә чемодан һәм сумка булдырды. Ул халык арасында татарстанлыларга югалмаска ярдәм итте. Хаҗиларны юлда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә тәҗрибәле, гарәп, татар һәм рус телләрендә камил аралашучы җитәкчеләр озатып йөрде. Төркемнәрдә якынча 50 кеше тупланды. “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядә Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ гамәлләрен үтәүне тәэмин итүче хаҗ  операторы санала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы