Бүген Татарстанда татар мәктәбе һәм мөселман пансионаты ачылды

01 сентябрь 2018 ел 16:28
Бүген Татарстанда татар мәктәбе һәм мөселман пансионаты ачылды

Бүген, Белем көнендә, Татарстан Республикасында татар мәктәбе һәм ир-балалар өчен мөселман пансионаты үз ишекләрен ачты. Аерым алганда, Әлмәттә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте башлангычы белән татар телендә белем бирүне күз уңында тоткан «Нур» урта мәктәбе эшли башлады. Быел беренче сыйныфка укырга 4 малай һәм 4 кыз керде. Аларга 2 укытучы белем бирәчәк.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов сүзләренчә, мәктәптә төзекләндерү һәм сыйныфларны җиһазландыру эшләре төгәлләнгән. Белем йорты укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер, дип билгеләп үтте ул.

Әлеге мәктәптә балаларга, дөньяви фәннәрдән тыш, факультатив нигездә дин сабаклары да укытылачак. «Нур» мәктәбендә малайлар һәм кызлар аерым белем алачак. Уку йорты Әлмәт шәһәренең Волгоградская урамында – Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт Ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлеге янәшәсендә урнашкан.

Бүген белем бирү эшчәнлеген башлап җибәргән тагын бер мәктәп – Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында урнашкан  «Ярдәм» мөселман пансионаты. Аны рәсми рәвештә ачу тантанасы октябрьгә билгеләнгән, әмма укучылар бүген үк укуга кереште. Пансионат аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә  тәрбиләнүче мәктәп яшендәге 30 ир-балага исәпләнгән. Хәзерге вакытта яңа 2018-2019 уку елына 5-7нче сыйныфка укучылар кабул итү дәвам итә. Пансионат белән янәшә урнашкан урта мәктәптә балаларга дөньяви белем, факультативларда рухи-әхлакый тәрбия бирү күздә тотыла. Биредә киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кадрлар әзерләү ниятләнә.  Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак. Балалар мәктәп кирәк-яраклары, кием-салым һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителә.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: Татарстан Республикасының мөселман белем бирү йортларында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Хәзерге вакытка Татарстан мәдрәсәләренә 437 шәкерт, Россия ислам институтына 331, Казан ислам университетына 140 студент кабул ителгән.  Әмма азаккы саннар соңрак, читтән торып һәм кичке уку бүлекләренә кабул итү төгәлләнгәч, билгеле булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы