Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Россия Федерациясендә Апостол Нунцие – архиепископ Челестино Мильоре җитәкчелегендәге католиклар делегациясе белән очрашу узды. Кунакларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кабул итте. Очрашуда шулай ук Саратовтагы Изге Климент Рим-католик епархиясе епискобы Клеменс Пиккель, әлеге епархиянең генераль викарие Диогенес Уркиза һәм Казанның «Изге Хачны Күтәрү» Рим-католик приходының настоятеле Андрей Старцев катнашты.
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кунакларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде, Россиядә һәм Татарстанда ислам дине тарихы турында сөйләде, шулай ук аларны республика мөфтияте эшчәнлеге белән таныштырды.
«Татарлар мең елдан артык ислам динен тота. Әлеге дин безнең рухи-әхлакый йөзебезне билгели. Милләтебез ислам кыйммәтләре белән сугарылган. Коръән, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләре – динебезнең нигезе. Татарстан мәчетләрендә вәгазьләр татар телендә укыла», – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.
Моннан тыш, ул дөньяда беренче Коръән китабының Казанда бастырылуын, нәзарәтнең Коръәнне бастыру традицияләрен дәвам итүен билгеләп үтте. Хәзрәт кунакларга Коръәннең ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган кече форматтагы соңгы басмасын күрсәтте. Әлеге басма Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге махсус фәнни комиссия әгъзалары катнашында әзерләнде.
Кунаклар Татарстан Республикасында мөселман белем бирү системасына бәйле вазгыять белән кызыксынды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап итеп, аларны мөфтиятнең бу өлкәдәге киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырды, аерым алганда, магистрлар һәм ислам фәннәре докторларын әзерләүне күз уңында тотканБолгар ислам академиясе турында сөйләде.
Очрашу ахырында архиепископ Челестино Мильоре Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга «Романовы и Папский престол» дип исемләнгән китап бүләк итте.