Казанда VII Якупов укулары узачак

04 сентябрь 2018 ел 11:50
Казанда VII Якупов укулары узачак

Бүген күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме һәм шаһит Вәлиулла хәзрәт Якуповның тууына 55 ел тулды. Хәзрәт 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987 елда «Электрохимик җитештерү технологиясе» белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм «инженер химик-технолог» дипломы ала.  Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1991 елда Вәлиулла Якупов «Иман» нәшриятын  җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастыруы белән билгеле. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – «Иман», «Вера» газеталарының, «Мусульманский мир», «Иман нуры»  журналларының, еллык «Мөселман календаре»нең шеф-редакторы була.  Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.

1998 елда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002 һәм 2006 елларда мөселманнар  съездында әлеге вазыйфага кабат сайлап куела.  Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист һәм ислам популяризаторы буларак та билгеле.

2012 елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була.

Хәзрәт истәлегенә Казанда ел саен Якупов укулары уздырыла. 2018 елда VIII Якупов укулары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини һәм интеллектуаль мирасын барлау максатыннан үткәреләчәк һәм бөтен Татарстан, Россия мөселманнарын җыячак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы