Бөтен дөньядан китап укучылар “Хозур” нәшрияты басмалары белән таныша

05 сентябрь 2018 ел 14:44
Бөтен дөньядан китап укучылар “Хозур” нәшрияты басмалары белән таныша

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты XXXI Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша. Ул бүген эшли башлады һәм күргәзмә 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсенә ел саен нәширләр, полиграфистлар, китап таратучылар, әдәби агентлар, китапханәчеләр һәм, әлбәттә, авторлар җыела. Россиядә китап нәшер итүчеләрнең зур вакыйгасында катнашучылар – төрле илләр һәм төбәкләрдән өч йөздән артык нәшрият, алар барлыгы 100 меңнән артык китап тәкъдим итәләр. Шул исәптән “Хозур” нәшрият йортыннан җитмештән артык китап: күргәзмәдә рус һәм татар телләрендә мөселман әдәбияты тәкъдим ителә. Иң яхшы китаплар күргәзмәнең каталогына кертелде: Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ислам в 75 уроках” китабы, «Рухуль Байан» – хәдис һәм нәсыйхәтләр җыентыгы, «Китаб ат-Таухид» – ислам гакыйдәсе мәсьәләләре турында, «Расскажи мне об исламе» – ислам динен яңа гына кабул итүчеләр өчен белешмә, «Люди согласия и сунны – кто они?» – мәзһәбләргә иярүнең әһәмияте һәм дөреслеге турында. Китапларның күргәзмә каталогына кертелүе “Хозур” нәшрияты басмаларының Россиядә хәзерге китап нәшер итү таләпләренә туры килүе турында сөйли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы