Биш яшьлек Тамерланны дәвалау өчен 43.256 сум акча җыелды

05 сентябрь 2018 ел 15:33
Биш яшьлек Тамерланны дәвалау өчен 43.256 сум акча җыелды

“Зәкят” хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән “Без синең белән!” хәйрия акциясен үткәрүне дәвам итә. Тамерлан Низамиев – тернәкләнү курсыннан бер адымда тора: малайны дәвалау өчен хәзерге вакытта 43 мең 256 сум акча җыелды. Димәк, җыеласы акча күп калмады. Бер тернәкләнү курсының бәясе 60 мең сумны тәшкил итә.

Тамерлан авыр диагноз белән дөньяга килә – ДЦП. Малай йөри алмый һәм сөйләшми. Моннан тыш, анда тумыштан трахея кимерчәге нык түгел. Шул сәбәпле аңа трахеостома куйганнар – ясалма сулыш тамагы, ул хирургия юлы белән трахеяга кертелгән махсус торбадан тора.

Тамерлан берничә тернәкләнү курсы узды. Бәхеткә, дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә. Курслар ярдәмендә малай утыра һәм терәк белән йөри башлады.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Без сезнең ярдәм белән Тамерланны дәвалау өчен кирәкле сумма җыелыр һәм ул үзенең якыннарын уңышлары белән тагын да сөендерер дип ышанабыз! Әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм Тамерланга авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына (50 сум) ЗЯКАТ сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына җибәрергә була. (Әлмәтов И.М. картасы). Кылган игелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә Сезне үз рәхмәтеннән аермасын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы