Бу көннәрдә Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге уздырыла. Шул уңайдан иртәгә республика мәчетләрендә бердәм җомга вәгазьләрендә экстремизм һәм аның тискәре нәтиҗәләре турында сүз барачак.
Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән ислам диненең бары тик игелеккә чакыруын ассызыклап, кеше каны коелуга китергән экстремизм һәм терроризмның мөэмин мөселманнар өчен бөтенләй ят күренешләр булуы турында сөйләячәк. Чыгышларда динебезнең һәм хәнәфи мәзхәбенең асыл кыйммәтләрен барлауга, экстремистик төркемнәрнең ялган идеяләрен фаш итүгә аерым игътибар бирү күздә тотыла.
Татарстан имамнары хәзерге экстремистларны хәтерләткән кешеләрнең, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) яшәгән чорда ук булуы, бу адәмнәрнең исламны дөрес аңламыйча, дин мәсьәләләрендә һәм ислам нигезләрен аңлатуда хаталар җибәрүе хакында сүз алып барачак. Вәгазьләр барышында, диннән бик ерак булып та, исламны аклану рәвешендә файдаланучы, мөселманнарны нигезсез кяферлектә гаепләп, төркемнәргә бүлүче, үзләреннән аерылып торганнарны җәберләүче төркемнәрнең бүген дә шактый булуына һәм аларга каршы тору мөһимлегенә басым ясалачак.
Аллаһы Тәгаләгә итагать кылырга вәгъдә биргәннән соң, антларын бозучылар хакында Коръән аятьләре, шулай ук хариҗиләр, аларны мөэмин мөселманнардан аерып торган төп сыйфатлар турында хәдисләр китереләчәк.
Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шаһит киткәннәрнең рухларына дога кылыначак.
Вәгазьләрдән соң мөфтият волонтерлары махсус промо-акция оештырачак һәм Казандагы мәчетләр янында «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән тематик листовкалар таратачак.
ММЧ өчен аккредитация 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча