Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Бөгелмә мөхтәсибәте бүлекләре җитәкчеләре һәм имамнар катнашында җыелыш уздырылды. Анда мәчетләр каршындагы курсларда имамнарны, мәхәллә халкын, балаларны ислам нигезләренә өйрәтү мәсьәләсе каралды. Җыелышта Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов һәм район имамнары катнашты.
Чара Изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Рамил хәзрәт Хөснетдинов белем алуның, ислам нигезләренә өйрәтүнең әһәмияте һәм кыйммәте турында сөйләде. Җыелышта имамнар тарафыннан Гошер сәдакасын җыю турында карар кабул ителде.
Шулай ук чара барышында агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышу булды, шәһәрдә һәм районда ислам нигезләренә өйрәтү курсларын оештыру уңаеннан имамнарның киңәш-тәкъдимнәре тыңланды.
Җыелыш ахырында Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте эшчәнлеген югары бәяләде, катнашучыларга нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.