Казанда балалар “Игелеклелек дәресләре”ндә катнаштылар

26 сентябрь 2018 ел 10:55
Казанда балалар “Игелеклелек дәресләре”ндә катнаштылар

Яңа уку елында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды беренче сыйныф балалары өчен “Игелеклелек дәресләре” уздырды. “35 нче лицей” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә фонд белгечләре мавыктыргыч итеп һәм уен формасында гомумкешелек кыйммәтләре һәм әхлакый нормалар турында сөйләделәр, мохтаҗларга ярдәм итү буенча алып барылган хәйрия эшчәнлеге белән таныштырдылар. Дәрес вакытында балалар үзләренең яхшылык һәм начарлык турындагы күзаллаулары белән уртаклаштылар, үз тормышларыннан шәфкатьле һәм миһербанлы булуга мисаллар китерделәр. Дәрес ахырында “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре балаларга актив катнашулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм Казан шәһәре мэриясе исеменнән “Игелеклелек көндәлекләре” бүләк иттеләр. Аларга балалар үзләренең яхшы гамәлләре турында яза алачаклар, шулай ук көндәлектә гыйбрәтле нәсыйхәтләр, буялыш-бизәлешләр һ.б. бар.

Балаларга, яшьләргә һәм өлкәннәргә рухи әңгәмәләр оештыру “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Фонд белгечләре тарафыннан мондый очрашулар үсешендә үзенчәлекләр булган балаларның социальләшү үзәге проекты кысаларында уза: психологлар тренинглар һәм иҗади мастер-класслар үткәрә. Рухи әңгәмәләр шулай ук атна саен Республика наркология диспансерында, ДРКБ бүлекләрендә һәм А.Вавилова исемендәге Хосписта уза.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы