Федерация Советында 2018 елгы Хаҗ нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

26 сентябрь 2018 ел 12:34
Федерация Советында 2018 елгы Хаҗ нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

Кичә РФ Федерация Советында 2018 елгы Хаҗ нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырылды. Очрашуда Федерация Советы рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәтенең Хаҗ эшләре буенча вәкаләтлесе Ильяс Умаханов, Россиянең Хаҗ миссиясе җитәкчесе Магомед Гамзаев, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Диния нәзарәтләре һәм хаҗ операторлары башлыклары, вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар арасында «ДУМ РТ Хаҗ» җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та бар иде.

Чарада сүз 2018 елгы Хаҗ нәтиләре һәм 2019 елга эш планы турында барды.

Ильяс Умаханов искәртеп узганча, быел Согуд Гарәбстанына Россиянең 79 төбәгеннән 22 мең кеше хаҗ кылырга барды. Быелгы хаҗның үзенчәлеге электрон паспорт-бейджлар кулланудан гыйбарәт булды.

Сүз уңаеннан, 2018 елда Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылды. Алар барысы да Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторын сайлады. «ДУМ РТ Хаҗ» туроператоры һәрбер хаҗига яшел-саргылт төстә чемодан һәм сумка тапшырды. Әлеге төс халык арасында татарстанлыларга югалмаска ярдәм итте. Хаҗиларны юлда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә тәҗрибәле, гарәп, татар һәм рус телләрендә камил аралашучы җитәкчеләр озатып йөрде. Төркемнәрдә якынча 50 кеше тупланды. «ДУМ РТ Хаҗ» мөселманнарны мөһим гыйбадәткә әзерлек эшләрен күптән башлаган иде. Республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗ дәресләре оештырылды. Әлеге лекцияләрдә имамнар һәм дин белгечләре хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ үтәүнең үзенчәлекләрен аңлаттылар. Әлеге мәзһәб буенча эшләүче Татарстан операторы Россиядә бердәнбер санала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы