Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
1 октябрьдә илебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Олы яшьтәге кешеләргә ихтирам, хөрмәт һәм шәфкатьлелек күрсәтүнең матур традициясе исламда кабул ителгән күркәм әхлакый нигезләр белән аваздаш булып тора: динебез әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, гомумән, өлкәннәрне кайгыртырга һәм хөрмәт итәргә чакыра.
Әти-әнигә яхшы һәм изге мөнәсәбәттә булу (бигрәк тә алар картлык яшенә җиткән булсалар) һәр мөселман кешесенең мөһим бурыч-вазифаларына керә. Аллаһы Тәгалә Кәлам Шәрифтә болай ди: “Раббың фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә әмер бирде. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга "уф" та димә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!” (“Бәни Исраил” сүрәсе, 23 нче аять). Ягъни әти-әнигә итагатьлелек күрсәтү боерыгы Аллаһыга иман китерү боерыгы белән янәшә тора! Икенче бер аятьтә Яралтучыбыз әйткән: “Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! Вә әйт: “Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!” (“Бәни Исраил” сүрәсе, 24 нче аять). Шулай итеп, аларга хөрмәт һәм ярату хисләреңне белгертү – Раббыбызның васыяте, тәкъвалык билгесе, Аллаһыга гыйбадәт кылуның бер төре, мөселман кешесенең бер-берсе алдындагы бурычларның берсе.
Моннан тыш, ислам дине үз әти-әниеңне генә түгел, өлкән туганнар, күршеләр, танышларны да хөрмәтләүгә һәм кайгыртуга өнди. Олы яшьтәге кешеләр, аеруча алар ялгыз яшәсәләр, бигрәк тә игътибарга мохтаҗ. Имин тормышыбыз һәм аяз күгебез өчен рәхмәт йөзеннән без аларны кадерләргә тиешле. Бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Олыгаю яшенә җиткән өлкәннәргә хөрмәт күрсәткән яшь кешегә картлык көнендә Аллаһы Тәгалә аны тәрбияләп торучы кешене җибәрә” (Әт-Тирмизи). Кызганыч ки, илебездә һәм республикабызда картлар йортлары ялгыз өлкән кешеләр белән тулган. Югыйсә, һәрбер мөселман өлкәннәрне кайгыртуны, әти-әнигә һәм картларга уңай мөнәсәбәт күрсәтүне бәхет итеп күрергә, үзенең рухи үсеше өчен мөмкинлек буларак кабул итәргә тиеш. Әнә шул сәбәпле мөселман илләрендә һәм Россиянең Төньяк Кавказ төбәкләрендә мондый оешмалар, гомумән, юк.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Әти-әниләребез безгә карата никадәр сабыр булган, безне нихәтле күңел җылысын биреп тәрбияләгән, балаларын аякка бастыру өчен күпме тырышлык куйган - Өлкәннәр көнендә генә түгел, һәрвакытта да шуларны истән чыгармасак иде... Без алар алдында түләп бетерә алмаслык дәрәҗәдә бурычлы булып кала бирәбез. Аларга карата кешелекле, игелекле, мәрхәмәтле булу, картлык көннәре тыныч узсын өчен тырышлык кую – болар без эшли алырдай иң кечкенә гамәлләр. Әти-әниләребезгә ягымлы эндәшеп, без үзебезнең балаларыбызга да үрнәк күрсәтеп, алар, үз чиратларында, безнең белән ягымлы булырлар дигән өметтә кала алабыз. Аллаһы Тәгалә тырышлыкларыбызны кабул итсә иде!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин