Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Абу-Дабидан килгән хәнәфиләр мөфтие – шәех Мөхәммәд Әслам булды. Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин аны үзенең резиденциясендә кабул итте. Очрашуда Голәмәләр шурасының баш сәркатибе Рөстәм Нургалиев та катнашты. Әңгәмә барышында мөфтиләр үзара багланышлар һәм хезмәттәшлек турында фикер алышты. Очрашуда ислам мәгарифе үсеше темасы да күтәрелде.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: шәех Әсламны татар дин галимнәре мирасы һәм Болгар ислам академиясе эшчәнлеге кызыксындыра. Чит ил кунагы Камил хәзрәт Сәмигуллинга очрашу истәлеге итеп үзенең китабын – ятлау уңайлы булсын өчен шигъри формада язылган Нәсәфи гакыйдәсен бүләк итте.