7 октябрьдә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре белән очрашачак. Очрашуда VI Республика ифтары һәм мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары – барлыгы 200ләп кеше катнашыр дип көтелә. Алар Камил хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак, ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм планнары белән танышачак. Моннан тыш, иң актив волонтерларны бүләкләү күздә тотыла. Очрашу Казандагы "Милләт йорты"нда (Нариманов урамы, 62нче йорт) 13.00дә башлана.
Мөфти белән очрашуга кадәр яшьләр өчен спорт һәм интеллектуаль чара оештырылачак. Чара иртәнге 8.00дә Казан Кремле территориясендә – Кол Шәриф мәчете янында башлана. Катнашучыларны интереактив уеннар, тәмле төшке аш һәм җәмәгать намазы көтә.
Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://goo.gl/forms/RiNz4bAzY1dAnuyy1
ММЧ аккредитациясе өчен телефон: 89172939706 (Резеда Закирова)