16 октябрьдә 17.30да Казанның Галиев мәчетендә «Мөслимәләр мәктәбе»нең чираттагы очрашуы узачак.
Сәламәтлек – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәтләрнең берсе. Хатын-кыз сәламәтлеге – ул чирләрнең һәм физиологик кимчелекләрнең булмавы гына түгел, ә физик, рухи һәм социаль яктан да имин булу. Бу кичтә мөслимәләр «Хәкимә» белем бирү үзәге җитәкчесе Фатыйма Шәйдуллина белән очрашачак. Сүз хатын-кызлар сәламәтлеге турында барачак.
«Мөслимәләр мәктәбе» проекты 2016 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Мөслимәләр мәктәбе» мөселман хатын-кызларын берләштерүдә аерым роль уйный. Әлеге проект гүзәл затларга тормышның төрле өлкәләренә ислам күзлегеннән карау мөмкинлеге булдыра. Очрашуларда махсус чакырылган лекторлар һәм спикерлар төрле актуаль темаларга чыгыш ясый: бәхетле гаилә серләре, ир белән хатын арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, мөслимәләрнең җәмгыятьтәге роле, бала тәрбияләү мәсьәләләре һ.б. Рухи һәм дини темалардан тыш, дөньяви характердагы сораулар турында да фикер алышу күздә тотыла: үз эшеңне булдыру, кеше хокукларын яклау, социаль челтәрләрне алып бару серләре.
Яңа форматтагы очрашулар быел айга ике тапкыр сишәмбе көннәрендә уздырыла.