Әгерҗедә район имам-хатыйблары җыелышы узды

17 октябрь 2018 ел 17:25
Әгерҗедә район имам-хатыйблары җыелышы узды

Бүген Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә район имамнары җыелышы узды. Чарада шулай ук Татарстан Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район мәгариф идарәсе башлыгы Вәсилә Сафиуллина катнашты. Очрашу каберстаннар торышы темасына багышланды. Чара Коръән уку белән башланып китте.

Айрат хәзрәт Әюпов Әгерҗе районында тарихны һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча шактый эш башкарылуын билгеләп, моңа сөенүен белдерде. Ул 2016 елда Аксакаллар шурасының каберстаннарны тәртипкә китерү буенча Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгатеннән соң, бу мәсьәлә буенча указ кабул ителүе һәм махсус комиссия төзелүе турында искәртте. Үзе дә әлеге комиссия әгъзасы булган Айрат хәзрәт күп кенә районнарда яшьләр белән берлектә зиратларда өмәләр уздырылуын, бу тәҗрибәне бөтен республика буенча таратырга кирәклеген әйтте. Ул Әгерҗе район зиратларының коймалары тотылган, аларның буялган булуларын билгеләп үтте. Тәртипкә китерү эшләре 2019 елда, ТАССРның юбилее алдыннан тәмамланырга тиешлеген ассызыклады.

Очрашу барышында татар теле мәсьәләсе турында да сүз булды. Бу уңайдан Вәсилә Сафиуллина районда татар балаларының туган телләрендә белем алулары, татар телендә белем бирүче Исәнбай, Кадыбаш мәктәпләренең республикада гел алдынгылар сафында булулары турында сөйләде. Татарча укыгын балаларның рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшыруын әйтеп үтте. 

"Бубый укуларында катнашучылар елдан-ел күбәя. Март аенда республика күләмендә уздырылучы Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгына әзерлек эшләре алып барыла. Әхлак дәресләрен дә укытуны дәвам итәбез", – диде Вәсилә Сафиуллина. 

Җыелыш ахырында имам-хатыйблар үзләрен борчыган башка проблемалар турында да фикер алышты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы