Бүген Уфада Дәүләт Җыены мәйданчыгы – Башкортстан Республикасы Корылтаенда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллыгына багышланган “XXI гасыр мәгариф киңлегендә исламның идеаллары һәм кыйммәтләре” дип исемләнгән XI Халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Фәнни форум ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен белүче белгечләр әзерләү федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Конференциянең мактаулы кунаклары арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин катнаша.
Форум кысаларында Камил хәзрәт “Яшьләрне тәрбияләүдә, экстремизм һәм асоциаль күренешләрне булдырмый калуда ислам мәгарифенең роле” темасына чыгыш ясаячак. Мөфти Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе белән уртаклашачак – әхлаклы, югары мәдәниятле, сәламәт һәм актив гражданлык карашында торган грамоталы яшьләрне формалаштыруда мөселман мәгарифенең роле турында сөйләячәк.
Бүген Татарстан Республикасында ислам мәгарифе системасы эчтәлеге ягыннан формалашкан һәм ул тиешле күләмдә матди-техник базага, лаеклы мөгаллимнәр составына ия һәм кабул ителгән мәгариф стандартларына туры килә. Республикада ел саен мәчет каршындагы курсларда уртача алганда утыз меңгә якын кеше белем ала. Аларга 1400 мөгаллим ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 остаз хезмәт куя һәм 4 меңнән артык шәкерт гыйлем ала.