Мөфти Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнаша

23 октябрь 2018 ел 10:45
Мөфти Россия  мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнаша

Бүген Уфада Дәүләт Җыены мәйданчыгы – Башкортстан Республикасы Корылтаенда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллыгына багышланган “XXI гасыр мәгариф киңлегендә исламның идеаллары һәм кыйммәтләре” дип исемләнгән XI Халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Фәнни форум ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен белүче белгечләр әзерләү федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Конференциянең мактаулы кунаклары арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин катнаша.

Форум кысаларында Камил хәзрәт “Яшьләрне тәрбияләүдә, экстремизм һәм асоциаль күренешләрне булдырмый калуда ислам мәгарифенең роле” темасына чыгыш ясаячак. Мөфти Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе белән уртаклашачак – әхлаклы, югары мәдәниятле, сәламәт һәм актив гражданлык карашында торган грамоталы яшьләрне формалаштыруда мөселман мәгарифенең роле турында сөйләячәк.

Бүген Татарстан Республикасында ислам мәгарифе системасы эчтәлеге ягыннан формалашкан һәм ул тиешле күләмдә матди-техник базага, лаеклы мөгаллимнәр составына ия һәм кабул ителгән мәгариф стандартларына туры килә. Республикада ел саен мәчет каршындагы курсларда уртача алганда утыз меңгә якын кеше белем ала. Аларга 1400 мөгаллим ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 остаз хезмәт куя һәм 4 меңнән артык шәкерт гыйлем ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы