Бүген «БИЗНЕС Online» электрон газетасы битләрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның киңәйтелгән интервьюсы чыкты. Басма редакциясе һәм укучылары сорауларына җавап биреп, Татарстан мөселманнары башлыгы әңгәмәнең беренче өлешендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң киңкүләмле һәм фундаменталь проектлары турында сөйләде, хәләл-индустрия базарындагы вәзгыятькә аңлатма бирде, татар халкының мөселман дөньясында тоткан урыны турындагы фикерләре белән уртаклашты, татар мөселманнарының юкка чыгып барган традицияләрен искә алды, оппонентларына каршы җавап кайтарды һәм кайбер дини темалар буенча үз позициясен белдерде.
Татарстан мөфтие биргән интервьюның тулы версиясен биредә укыгыз.