Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфада «XXI гасыр мәгариф киңлегендә исламның идеаллары һәм кыйммәтләре» дип исемләнгән XI Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашкан вакытта Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинга истәлекле бүләк тапшырды. Фәнни форум Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллыгы һәм оешма рәисенең 70 яшьлеге уңаеннан үткәрелгәнлектән, Камил хәзрәт аңа ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан бастырылган эксклюзив басманы бүләк итте. «Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. 70 яшь. Мәкаләләр һәм интервьюлар җыентыгы» («Талгат хазрат Таджутдин. 70 лет. Сборник статей и интервью») дип исемләнгән китап дин әһеленең юбилеена махсус әзерләнде һәм чикләнгән тираж белән дөнья күрде. Анда Тәлгать хәзрәтнең Россия мөселманнарының бердәмлеге, дини экстермизм проблемалары, имамнар мәсьәләләре, патриотизм һәм дустанә мөнәсәбәтләр турында иң җанлы вәгазьләре, әңгәмәләре һәм докладлары урын алган. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисенә китапны тапшырып, Татарстан мөфтие аңа озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Баш мөфтигә «Хозур» нәшриятының эксклюзив басмасын бүләк итте
24 октябрь 2018 ел 10:03
Соңгы яңалыклар
Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан тәүге тапкыр гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнатылды
19 май 2024 ел 16:07
Мөфти – Татар дин әһелләре форумында: “Россиядә исламны татарлар үстерә, диярлек булсын!”
18 май 2024 ел 14:12
Нәзарәттә Мәзһәбләрне якынайту буенча бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре булды
17 май 2024 ел 19:29
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы