Без үзебезнең сайтта яңа сәхифә – “Оедым мин ошбу имамга...” язмалар циклын башлап җибәрәбез. Мәкаләләребездә гади авыл имамнарының гыйбрәтле язмышларын һәм күркәм эшләрен яктыртып, ихлас күңелдән Аллаһы ризалыгы өчен үз мәхәлләләренә хезмәт иткән, бар көчләрен һәм күңелләрен динебезгә багышлаган, үзләрен аямыйча тырышкан дин әһелләренең бәяләп бетергесез хезмәтләрен рухи бер үргә күтәрәсебез килә. Таныш булыгыз: безнең беренче героебыз – Кукмара районыннан Мансур хәзрәт Тимеров.
Имам сүзе – закон!
Без килеп төшкәндә, Аш-Буҗи авылында абыстайлар семинары бара иде: биредә Кукмара районы мәчетләрендә белем бирүче мөгаллимәләр җыелган булган. Нәкъ менә шушы мәчеткә килеп киңәшмә уздырулары очраклы түгел – ислам дине нигезләре дәресләре Аш-Буҗи авылында шуның кадәрле зур колач белән уза ки, аларның халык саныннан хәтта шәһәр мәчетләре дә көнләшерлек. Бу аңлашыла да: “мәдрәсә” курсларына (җирле халык аны шулай дип атый) йөзләп кеше йөри – 200-гә дә тулмаган хуҗалыклы авыл өчен була торган хәлме соң?! Була икән! Мәчетнең имам-хатыйбы эшкә җиң сызганып тотынса...
Мансур хәзрәт Тимеров турында җирле халык сәгатьләр буе сөйли алыр иде – мөмкинлеген генә бир. Аңа карата булган чиксез хөрмәт һәм ихласлыгын нинди сүзләр белән әйтсәк тә әйтеп бетереп булмас дигән шикелле, алар һәр сүзен җентекләп сайлап-үлчәп кенә әйтә. Янәсе, күз тидермик! “Хәзрәт, уйлама да, беркая җибәрмибез сине”, “Әйтегез генә, ярдәм итәргә әзер без сезгә”, дип абыстайлар безнең корреспондент килгәч, әллә имамны Казанга ук алып китәләрме дип уйлады, күрәсең. Аларны аңлавы кыен түгел: менә, ичмаса, имам! Халык өчен Мансур абый хәзрәт кенә түгел, рухи остаз да, өйрәтүче дә, сер сыярлык сандык та... Безнең өчен исә аның үз авылында тулы канлы тормыш белән яшәүче чып-чын татар мәхәлләсе оештыра алуы мөһим. Аш-Буҗи авылында мәчет “кайнап” тора: халык белән, чаралар белән, дәрес-вәгазьләр белән. Әйтерсең лә, илебездәге динсезлек чоры бөтенләй кагылмый узган үзенә...
Юк, алай түгел икән. Авылның элекке күмәк хуҗалыгы да “Коммунизмга!” дип аталган. Әмма, шөкер, анда хезмәт итүчеләрнең һәммәсе иманга килә, үз асылларына һәм гореф-гадәтләренә кайта. Берсүзсез, Мансур хәзрәт моның өчен күп тырышлыклар куя. Ул – чын-чынлап халыкчан имам, бертавыштан сайлап куелган, үзе артыннан ияртердәй, үз сүзен тыңлатырдай хәзрәт. Авылдашларының күңелләренә үтеп керердәй сүзне ничек таба торгандыр, әмма мәкалә язарга килдек дигәч, үзе турында – ләм-мим. Гади механизатор булып эшләү гадәте сеңгәнме, кешене сүз түгел, эше бизи дигән фикердә тора ул, ахрысы. Ә, бәлки, ул туган авылы һәм авылдашларына булган хисләрен сүзләр белән җиткереп бетерә алмагандыр... Әлеге авыл белән аның бар тормыш юлы бәйле бит. Аш-Буҗидә туып-үскән, укыган, шушы авыл кызына өйләнгән, балалар тәрбияләп үстергән... “Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән...”, кыскасы. Күп еллар шушы ук күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшләгән, аннары шәхси фермер булып киткән. Авыл кешесенең эше чиктән ашкан, әмма күңел рухи ял таләп иткәндә, аңа вакыт һәрвакыт табыла.
– Бездә җомга намазларына сиксәнгә якын кеше җыела, – дип сөйли Мансур хәзрәт. Мәчет шыгрым тулса да, җомгага йөрүчеләрнең саныннан ул бик үк канәгать түгел үзе, күбрәк булырга тиеш, янәсе. Шуңа хәзрәт аларның санын ике тапкырга арттыру турында хыяллана. Шигебез юк, булдырыр! Әнә, авыл җирлеге башлыгы үзе үк аңа халыкны оештырырга кирәк булса ярдәм сорап килә. Өмә дисеңме, я җыелыш, сабантуй кебек чараларны үткәрәсе булганда, Мансур хәзрәт авылдашларын бер генә эндәшә, алар дәррәү кубып җыела. Аңа отказ биреп булмый, чөнки Аш-Буҗидә имам сүзе – закон! Биредә бергәләшеп зират җыештыралар, мәчетнең төзеклеген һәм җиһазларның сакланышын карап торалар, мәхәлләне матди яктан тәэмин итеп торалар... Хәтта сәүдә турында сүз барганда да, эшмәкәрләр хәер-фатыйха алу өчен хәзрәткә баралар. Шунысы куанычлы, авылда өч кибетенең берсендә дә исерткеч эчемлекләр таба алмассыз. Аш-Буҗидә аракы сатмыйлар - имам кушмый.
Мондый хөрмәт һәм бәяләп бетергесез абруйны имам ничек казанган соң? Мансур хәзрәт серен тыйнак рәвештә яшерә. Ә бәлки аның сере шуннан гына гыйбарәттер: эш бары ихлас тәкъвалыкта, Аллаһыга һәм үз авылыңа бирелгәнлектәдер. Аш-Буҗи имамындагы кебек самимилек дәрәҗәсендәге ихласлыкны күрми калмау мөмкин түгел, чыннан да, аның алдында баш иясе килә. Мансур хәзрәт үзе исә “Ашбуҗиның һәр йортында һәм гаиләсендә үзебезнең хакыйкый гореф-гадәтләрне саклап калынган – көчле мәхәлләнең сере шунда ки. Аллаһыга шөкер, балаларыбыз иманлы һәм үз халкыбызны ярату мөхитендә тәрбияләнә”.
– Безнең авылда да мәчет булмаган вакытлар бар иде, – дип искә ала Мансур хәзрәт. – Мәчет булып безгә зираттагы агач ызба хезмәт итте. Һәм барлык җомга һәм гает намазлары шунда укылды. Туган авылымда тулы канлы рухи үзәк булмауны тану миңа тынгылык бирмәде. Бервакыт Рамазан аенда очраклы рәвештә генә Казанның Мәрҗани мәчетенә килеп эләккәч, бу хакта беренче тапкыр уйландым. Мәрҗани мәчете шәһәрдә бердәнбер иде, шул сәбәпле мөселманнар белән шыгрым тулды. Дин кардәшләр намаз укыдылар, ураза тоттылар, дога кылдылар...
Шуннан соң Мансур абый Аш-Буҗигә бөтенләй башка кеше булып әйләнеп кайта. Күргәннәрдән соң бар дөньяны үзгәртәсе килә башлый. Һәм ул үзеннән башлый. 1996 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә укырга керә, ә 2003 елда үзенең белемнәрен Кукмара мәдрәсәсендә ныгыта. Авылдашлары аны шунда ук имам итеп сайлап куялар. Сүз уңаеннан, мәхәллә эшләрен аңа туганы кулыннан кабул итәргә туры килә – хәзрәт әлеге вазифада әнисенең бертуган абыйсын алыштыра. Бу, мөгаен, дәвамлылыкның иң үрнәк һәм ачык мисалыдыр – өлкән буын үзенең шәхси тәҗрибәсе белән уртаклаша, ә барлык башлангычларны яшьләргә тапшыралар. Шулай итеп, инде ничә ел буе, бернинди ял көннәрсез Мансур хәзрәт мәчеттә имам-хатыйб булып хезмәт итә.
– Минем эш көне вакыт-сәгать белән билгеләнмәгән, – дип сөйли ул. – Рамазан аенда, мисал өчен, мин хәтта мәчеттә кунарга калам. Кайда гына булсам да, мин һәрвакыт үземне эштә итеп тоям. Мәчет ишеген атлап чыккач, мин имам булудан туктамыйм. Ләкин һич тә бу хезмәтне авыр йөк итеп кабул итмим. Һәркемгә дә тормышта мондый бәхет тәтеми – Аллаһының сүзен кешеләргә ирештерәм бит мин!
Бүген 60 яшькә җиткән Мансур хәзрәт үзе өстендә тагын бер мөһим бурыч бар дип саный. Үзенә алмаш тәрбияләү һәм әзерләргә кирәк дип саный ул. Абыйсы да бит заманында шулай эшләгән: “Ин шә Аллаһ, кайчан да булса бу ишектән яшь, белемле һәм югары әхлакка ия имам атлап керәчәк, ул безнең мәчетебезгә яңа сулыш өрәчәк. Мин, һичшиксез, аның белән янәшә булачакмын, сүзем һәм гамәлем белән ярдәм итәчәкмен”.
– Имам-хатыйб эшендә иң мөһиме нәрсә соң? – дип сорыйбыз хәзрәттән.
– Традицияләребезне саклау һәм бергәләп авылдашлар белән аңлашып эшләү... Бу иң мөһиме, – дип тыныч һәм имамнарга гына хас зирәклек белән җавап бирде Мансур абый. Үз көче белән авылда иманны торгызган чын “татар имамы” шулай булырга тиеш тә.