Нәзарәтнең Хәләл стандартлары Комитеты кошчылык фабрикасына сертификат тапшырды

25 октябрь 2018 ел 12:52
Нәзарәтнең Хәләл стандартлары Комитеты кошчылык фабрикасына сертификат тапшырды

ТР МДН “Хәләл” стандартлары Комитеты яңа оешма - «Племенная птицефабрика Линдовская» ЯАҖндә сертификация уздырды. Әлеге предприятие Мари Иле республикасында 2013 елдан бирле эшләп килә. Кошчылык фабрикасы “Черри Велли” токымлы үрдәкләр һәм “Линдовская” токымлы казлар үрчетеп үстерә. Сертификат фабриканың җиһазларын, инвентарен һәм продукцияне җитештерү технологияләрен хәләл станлартларына туры килүеннән чыгып бәяләү нәтиҗәсендә тапшырылды. Тикшерү  әлеге оешманың продукцияне чыгару шартлары хәләл кагыйдәләренә ия дип таныды. Барлык продукция Комитетның хәләл билгесе белән тамгаланачак.  

Бүгенге көндә Комитет реестрында хәләл продукциясен җитештерүче 118 предприятие теркәлгән, шуларның 72-се – Татарстаннан, 46—сы – Россия регионнарыннан. 2018 елда Комитет 53 предприятиягә Сертификат тапшырды. Россиянең 31 ит җитештерү фабрикасы Комитетның Сертификатына ия.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы