Бүген изге җомга көнендә “Игелекле Казан” шәһәр проекты кысаларында мохтаҗларны кайнар аш белән тәэмин итү нияте белән янәдән Диния Нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды “Игелекле фудтрак” (фудтрак – мобиль кухнясы булган кафе-фургон) белән урамга чыкты. Әлеге хәйрия чарасы Борһан Шаһиди урамындагы скверда узды. Җомга намазына кадәр иллегә якын йорт-җирсез, мохтаҗ, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр беренче һәм икенче кайнар ашлар белән тәэмин ителде. Хәләл ризыкларны Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты тәкъдим итте.
Хәйрия ашлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды өчен матур традициягә әверелде. Исегезгә төшерәбез, “Добрый фудтрак” проекты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды белән 2017 елның 28 ноябреннән тормышка ашырылып килә.