29 октябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова белән «туры элемтә» узачак. Әңгәмә барышында ул Татарстан мөфтиятенең социаль эшчәнлеге, шул исәптән хәйрия проектлары һәм гошер сәдакасы, турында сөйләячәк.
10.00дән 16.00гә кадәр теләгән һәркем +7 (927) 037- 91-10 телефоны буенча үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак. Моннан тыш, сораулар алдан info@tatar-inform.tatar электрон почтасына кабул ителә.
Җаваплар атна саен чыга торган «Атна вакыйгалары» республика газетасы һәм intertat.tatar электрон газетасы битләрендә урын алачак.