Татарстан мөфтие ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми делегация составында эш сәфәре белән Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре). Татарстан делегациясе сәфәренең төп максаты – Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) кысаларында уза торган чараларда катнашу.
GIES – Ислам икътисадының һәм хәләл индустриянең иң зур вакыйгаларыннан берсе. Форум төрле тармаклардан дөньяның алдынгы экспертларын берләштерә. Быел аның эшендә 3 меңләп делегат катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, сәфәр кысаларында хәзрәт кичә рәсми очрашулар үткәрде. Мисал өчен, мөфтинең эш сәфәре Дубай халыкара премиясе үзәгенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе утырышында катнашу белән башланды. Dubai International Holy Quran Award – Дубай әмирлеге Хөкүмәте каршында эшләп килүче үзәк. Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубай шәехләрен Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итү буенча эксперт сыйфатында чыгыш ясады. Комиссия әгъзалары үзләре Коръәнне басмага әзерлиләр һәм эш барышында Татарстанның Коръән бастыру тәҗрибәсен кулланачаклар.