«Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның 2 төркеме тупланган. Гаризалар кабул итү бара

30 октябрь 2018 ел 10:32
«Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның 2 төркеме тупланган. Гаризалар кабул итү бара

«Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләк белдерүчеләрнең инде ике төркеме тупланган. Чираттагысын туплау бара.  Беренче дәрес 10 ноябрь көнне Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелә. Анда 12 яшьтән 75 яшькәчә һәркем катнаша ала. Тыңлаучылар тәхарәт һәм госел алырга, дога кылырга, намаз укырга өйрәнәчәк, яулык ябу буенча мастер-класста катнашачак. Моннан тыш, өлкән буын вәкилләренә Коръән мәҗлесен уздыру һәм зыярәт кылу буенча лекцияләр уздыру ниятләнә. Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Проектта катнашкан һәркемгә бүләкләр өләшү каралган. Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гыйлемле һәм тәҗрибәле хәзрәтләре, шулай ук шәригать кануннары буенча яшәүче мөселман яшьләре укытачак.

Бу сезонда дәресләр атнага бер мәртәбә шимбә көннәрендә иртәнге 9.00дән көндезге 12.00гә кадәр узачак. Барлыгы 5 дәрес үткәрү күздә тотыла: «Кереш дәрес» (Тәхарәтне ничек алырга?), «Намаз дәресе» (1нче өлеш) (намаз уку тәртибе), «Намаз дәресе» (2нче өлеш) (намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Гакыйдә дәресләре» (иманның төп баганалары), «Сира дәресләре» (Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге). Соңгы дәрестә проектта катнашучылар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашыр дип планлаштырыла.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: «Ислам. Беренче адымнар» проекты халык тарафыннан яратып кабул ителде, проект авторларына узган сезон укучыларыннан бик күп рәхмәт сүзләре килеп иреште.

“Әлеге проект турында хезмәттәшемнән белеп алдым. Шунда ук, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, дип уйлап куйдым. Проектның башыннан алып ахырына кадәр уздым. Әлегә яулык кимәсәм дә, биш вакыт намазны калдырмыйм”,  – дип сөйләде узган сезон укучыларының берсе.

Дәресләргә язылу өчен биредә теркәлү узарга кирәк. +7 (843) 237-86-18 телефоны аша да язылырга мөмкин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы