Кичә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубайда яшәүче татар яшьләре белән очрашты. Рәсми булмаган әлеге очрашуда мөфти ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең татар телен һәм мәдәниятен саклау, халыкта милли үзаңны торгызу эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук гыйлем туплауның әһәмиятен ассызыклады. Дубайдагы татар диаспорасы вәкилләре, үз чиратында, Камил хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Очрашу ахырында мөфти яшьләргә милли мәсьәләләргә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә торуларын теләде.