Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех Абдураззак Әс-Сәгъди белән күреште. Очрашуга сәбәп булып якынлашып килүче Мәүлид ән-Нәби торды - мөфтият аны уздыруга хәзерлекне алып бара башлады. Камил хәзрәт галим белән чараның программасы турында фикер алышты һәм аны оештыруга карата кайбер тәкъдимнәрен тыңлады. Берьюлы профессор мөфтигә Болгар ислам академиясендә уку-укыту барышы турында да бәян итте һәм хәзрәткә Абдульмалик Абдуррахман Әс-Сәгъдинең "Гыйбадәт кылу һәм үзара мөнәсәбәтләр фикһе" дип исемләнгән китап бүләк итте.
Шунысы игътибарга лаек, шәех Әс-Сәгъди мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны укыткан остазның - Дубайдан Мәэмүн Әр-Равиның - остазы. Хәзрәт үзе фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәткә (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ия.