Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Иртән республика мөселманнары башлыгы князь Петр һәм княгина Феврония һәйкәле ачылган тантанада булды. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.
Алга таба бәйрәм чаралары концерт программасы белән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында дәвам итте. Биредә “Татарстан – безнең йортыбыз” Республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды, Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге чараның кунагы булды. Сәхнәдән чыгыш ясап, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы дини оешмаларның, шул исәптән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең җәмгыятьнең рухын ныгытуда ролен ассызыклады. “Рухилыкны яңартуда күп эшләр эшләнә. Әлеге эш мөселманнарның Диния нәзарәте, Рус православ чиркәве митрополиясе, башка конфессияләр белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла”, – дип билгеләде ул.
"Бу тарихи дата безгә төрле дин, милләт һәм социаль катлау кешеләренең бердәмләшеп, дошманга каршылык күрсәтеп, Россия дәүләтчелеге яңарышына юл салганы һәм аны ныгытканы турында искә төшерә. Шуңа күрә Халыклар бердәмлеге көнен хаклы рәвештә илкүләм теләктәшлек һәм җәмгыятьнең бердәмлеге символы дип атарга мөмкин. Ул безнең төрле дин һәм милләт булып яшәвебезгә карамастан, Россия дигән уртак бер Ватаныбыз һәм бөек тарихыбыз турында онытмаска чакыра", - диелә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөфти мөрәҗәгатендә.