4 ноябрьдә Чистай шәһәрендә балалар арасында Коръән укучылар конкурсы узды. Анда өч яшьтән алып 16 яшькәчә илледән артык малай һәм кыз катнашты. Конкурс башланыр алдыннан сәламләү сүзе белән Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов чыгыш ясады. Ул барлык җыелучыларга әлеге чарада актив катнашканнары, шулай ук үсеп килүче буынга дөрес тәрбия биргәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәтен җиткерде.
Конкурста яшь катнашучыларны 3 яшь категориясе буенча бәяләделәр: 3-6 яшьтән (малайлар-кызлар), 7-10 яшьтән (малайлар-кызлар), 11-15 яшьтән (малайлар-кызлар). Һәрбер катнашучы жюри әгъзалары каршында сүрә укыды.
Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә конкурста катнашу турында грамоталар һәм медальләр, кыйммәтле әйберләр бирделәр.