Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да исламдагы иң күркәм айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башлануы белән ихластан котлыйм!
Бүген кояш баю белән мөселман календаре буенча өченче ай – Рабигыль-әүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд ﷺ дөньяга килгән.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне ﷺ үзенең илчесе, рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкатедер. Коръәни-Кәримдә әйтелә: “(Ий,Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия (Пәйгамбәрләр)” сүрәсенең 107 нче аяте). Шуңа күрә Рабигыль-әүвәл Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү ае булып тора.
Дин кардәшләребез арасында Рабигыль-әүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә Сөекле Пәйгамбәребезне ﷺ олылап вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр башкару, догалар кылу гадәтләнгән. Дини мәҗлесләр оештырып салаватлар әйтү - Пәйгамбәребезне ﷺ мактау – да күркәм гамәл. Раббыбыз да «Әхзаб» сүрәсенең 56 нчы аятендә безгә Пәйгамбәребезгә ﷺ карата салаватлар әйтергә боера: «Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез» («Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56).
Пәйгамбәребезнең ﷺ тормышы һәм аның камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, аның нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мөхәммәд ﷺ юлы – кешелек өчен хак юл һәм Кыямәт Көненә кадәр юлыбызны яктыртучы пакь Сөннәт ул. Үзенең тышкы кыяфәте һәм югары әхлагы белән без аңа охшарга тиешбез, чөнки Коръән Кәримдә болай диелгән: “(Ий Мөхәммәд!) әйт: "Әгәр Аллаһыны сөяр булсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез – Аллаһы сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһы юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле” (“Гыймран гаиләсе” сүрәсе, 31 нче аять).
Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтенә ияреп, безгә аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен! Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин