Мөселманнар янә Болгарга традицион Мәүлид ән-Нәбигә җыелачак

12 ноябрь 2018 ел 11:37
Мөселманнар янә Болгарга традицион Мәүлид ән-Нәбигә җыелачак

2018 елның 19 ноябрендә Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне хөрмәтенә традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан быел алтынчы тапкыр оештырыла.

Мәүлид ән-Нәби Болгар ислам академиясендә узачак һәм “Ислам мәгарифендә хәзерге технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы” фәнни-гамәли конференциясе белән башланып китәчәк. Фәнни форум исламның традицион кыйммәтләрен саклау уңаеннан халыкка дини белем бирү системасы үсеше темасын ачып бирәчәк.

Мәүлиднең төп тантаналары икенде намазыннан соң башланып китәчәк, кунаклар һәм катнашучылар җәмәгать белән Ак мәчеттә намаз укыячаклар. Алга таба программа буенча вәгазьләр һәм Коръән уку каралган. Кичәне татар һәм гарәп телләрендә нәшидләр бизәячәк. Алар Илгиз Шәйхразиев һәм камера хоры катнашында яңгыраячак. Сәламләү сүзләре белән мөселман кардәшләребезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башка хөрмәтле кунаклар мөрәҗәгать итәчәк.

Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре катнашачак.  

ММЧ өчен аккредитация 13 ноябрь сәг.10.00-га кадәр +7 (904) 768-75-84 (Альбина Фәтхуллина) телефоны буенча башкарыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:39
Кояш чыга
7:50
Өйлә намазы
12:00
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100