Бүген Казанның Мәрҗани мәчете ишегалдында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә ханымның җеназасында катнашты. Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга йөзәрләгән кеше җыелды. Матәм чарасына дәүләт һәм хөкүмәт вәкилләре, киң җәмәгатьчелек килгән иде.
Җеназа намазы алдыннан, Минтимер Шәймиев хәләл җефете турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
«Сәкинәнең кешеләрне яратуының, хөрмәт итүенең иге-чиге булмады. Хәтта авырган чагында да эшкә ашатып-эчертеп озатып кала иде», – дип билгеләп үтте ул һәм хушлашуга җыелучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. - Мөфтиебез Камил хәзрәткә рәхмәт. Ул Сәкинәне нәкъ менә бүген, җомга көнне, күмү хәерлерәк булыр дип киңәш итте".
Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәрипович һәм аның гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
«Коръәни Кәримдә: «Һәрбер җан үлем ачысын татыячак», – диелә. Сәкинә Шакир кызы рухына кылган догаларыбызның Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләп, Җәннәт капкаларын ачсын иде», – дип теләде ул.
Чыгышлардан соң, мөфти мәрхүмәгә җеназа намазын укыды. Сәкинә ханымны соңгы юлга озатырга килүчеләр Аллаһы Тәгәләдән аның гөнаһларын кичерүен һәм урынын оҗмаһта насыйп итүен сорап дога кылдылар.
Искәртеп үтик: бүген Казанның Галиев мәчетендә дә җомга намазыннан соң Сәкинә Шакир кызы рухына багышлап, дога кылдылар һәм Коръән аятьләре укыдылар.
Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, каты авырудан соң, бүген бакыйлыкка күчте.