Олимпия чемпионы, күп тапкыр Европа һәм Россия ярышлары чемпионы Абдулрәшит Садулаев үзенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында Казанда узган татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулуга багышланган билбау көрәше буенча халыкара турнирны оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерә. Спортчы ярышларның иң мөһим кунакларныңберсе була. Үзенең язмасында ул Татарстан Республикасына былы кабул иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә. Аерым алганда, "Казанның кунакчыллыгын без аэропортта ук сизеп алдык. Анда безне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе каршылады. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде", - дип яза ул. Моннан тыш, Садулаев "Аллаһы Тәгалә безнең халыклар арасындагы дуслык һәм кардәшлекне ныгытсын иде", - дип теләкләрен белдерә.
Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Халыкара билбау көрәше федерациясе һәм ТР Спорт министрлыгы ярдәмендә ТР билбау көрәше федерациясе оештырды.