ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Алабуга мөхтәсибәтенә сәяхәтен бүген халык һәм имамнар белән очрашулар дәвам итте. Вәгазь кичәсе буларак үткән беренче чарага якын-тирә авыллардан, Чаллыдан килүчеләр дә байтак иде. Камил хәзрәт Пәйгамбәребезнең ﷺ әхлагы, сөннәт гамәлләр, динебездәге рухи кыйммәтләрне саклау хакында сөйләде һәм гыйбадәт кылу, зират тәртипләре, зәкят бирү, ислам финанслары мәсьәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Вәгазь кичәсендә йөздән артык кардәшебез катнашты.
Имамнар белән аралашу да эчтәлекле узды. Җәмигъ мәчетендә хәзрәтләр ачыктан-ачык күптөрле сорауларны карап узды. Аерым алганда мөфти мәхәлләләрдә эшне оештыру, дини чаралар үткәрүгә кагылышлы киңәшләрен җиткерде.