Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә WML Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе Абдулла Али Басфардан махсус хәбәр килде: Казанның “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәген тәмамлаган һәм Ливандагы әл-Җинан университеты студенты Рушан Йосыпов Коръән фәннәре һәм кыйраәтләр белгечлеге буенча магистерлык диссертациясен уңышлы яклады. Хатта шулай ук түбәндәгеләр билгеләнеп үтелә: “Моннан тыш, шәйх Рушан Йосыпов Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә барып тоташкан белемнәр чылбырына ия доктор – Халид Әхмәт Бәрәкәттән ун кыйраәт буенча иҗазәт алган беренче Россия Коръән-хафизы булды. Шулай итеп, әл-Җинан университетын тәмамлаучы Россиядә Кәлам Шәрифне укуның ун стилен белүче беренче Коръән-хафиз булды, ул шулай ук бакалавр һәм магистр дипломнарына ия. Ихтирам белән, сезнең кардәшегез Абдулла Али Басфар”. Россия Коръән-хафизе теология һәм кыйраәт юнәлешләре бүлегенең әдәбият һәм гуманитар фәннәр факультетында укыган. Белгеч диссертацияне “бик яхшы” билгесенә яклаган.
Шунысы куанычлы, киләсе елга Татарстанга тагын ике белгеч – Кәлам Шәрифне укуның ун стилен белүче Коръән-хафизлар кайтачак. 2017 елда Татарстан өчен Коръән кыйраәтләре буенча белгечләр әзерләү турында ирешелгән килешүләр нәтиҗәләре буенча Төркиянең “Хасеки” югары әзерлек үзәгенә ике Казан белгече җибәрелгән иде.